Татарская игра чума урдэк чума каз
Татарские народные плясовые игры для детей.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tatar_halyk_uennary.doc | 74.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Татар халкының җырлы-биюле уеннары.
Чума үрдәк, чума каз.
Уйнаучылар кара- каршг ике рәт булып тезеләләр, парлашып кулга — кул тотыналар. Рәт башында бер ялгыз уенчы басып тора. Балалар барысы бергә җырлыйлар:
Чума үрдәк, чума каз,
Тирән күлне ярата ул, ярата.
Әлфия үзенә иптәш эзли,
Белмим, кемне ярата шул, ярата. Илназны ярата шул, ярата.
Уйнаучылар, җыр ритмына туры китереп, хәрәкәтләнеп торалар. Ялгыз бала (Әлфия), рәт арасыннан узып, үзенә бер иптәш сайлый һәм аны (Илназны) җитәкләп ахырга барып баса. Үз парыннан аерылган уйнаучы рәт башына китә.
Уен шулай дәвам итә.
Балалар, кулга - кул тотынышып, түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Кырыйдагы балалар түгәрәк буенча әйләнеп җырлыйлар:
Ямьле бәйрәм көн килде, Чакырдык без кунаклар; Кунакларны сыйларга,
Салдык майлы коймаклар. Чыж - пыж итеп коймаклар Җәелде, әй, җәелде.
Менә тагын кечкенә
Булып калды, җыелды. Җыелды, әй, җыелды.
Аннан ары кабарды,
Кабарды, әй, кабарды.
Шиңде, юп - юка калды. Пеште инде коймаклар, Сыйландылар кунаклар, Сыйландылар кунаклар. Тордылар, баш иделәр, Таралдылар, әй, шатлар, Бииләр, ай - яй, шатлар.
Кулларын як-якка җәяләр.
Кулларын югары күтәрәләр.
Баш ияләр. Бииләр.
Балалр түгәрәкләнеп басалар. Түбәндәге җырны җырлый-җырлый, түбәтәйне бар-берсенә бирәләр:
Бик ераклардан килгәнсең, Төскә матурлыгың белән Шаккатырыйм, дигәнсең.
Кушымта: Түп – түп-түбәтәй,
Чиккән матур түбәтәең Менә кемдә тукталды.
Җыр ахырында түбәтәй кемдә калса, шуңа җәза бирелә (бии, җырлый, әтәч булып кычкыра н. б.). Уен шулай дәвам итә.
Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәк ясыйлар. Бер бала, чигүле кечкенә мендәр тотып, уртага чыгып баса. Балалар түгәрәк буенча җырлап әйләнәләр:
Юл читендә зәңгәр чәчәк
Якты нурлар тарата.
Безнең кызлар һәм малайлар Зәңгәр чәчәк ярата.
Тукап биеп-ощырлап торалар, ә уртадагы бала, мендәр тотып, түгәрәк буенча биеп йори:
Якын дуслар арасыннан
Берсен сайлап ал әле. Тезләреңә ипле булыр -
Мендәреңне сал әле.
Мендәр тоткан бала мендәрен бер бала алдына куя һәм , тезләнеп, аңа кулын бирә. Ул бала аның тирәли әйләнә, башкалар кул чабып торалар.
Утыр, утыр, Мәликә.
Балалар түгәрәккә басал ар. Берәү, күзен бәйләп, түгәрәк уртасына утыра. Балалар, кулга-кул тотыгнышып, түгәрәктә җырлап әйләнәләр:
Утыр, утыр, Мәликә, алмагачның төбенә,
Кем утырган каршыңа, әйтеп бирче тиз генә.
Берәү аның янына килп утыра. Уртадагы бала аны капшап танып исемен әйтергә тиеш. Әгәр белмәсә, аңа җәза бирелә. Уен шул рәвешчә дәвам итә.
Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәккә басалар. Берсе уртага чыгып баса. Түгәрәктәге балалар, җырлый-җырлый, калачның ничек пешүен, җәелү-кысылулуарын кул хәрәкәтләре белән күрсәтәләр:
Булатның туган көненә Без пешердек ак калач; Менә шулай ул биек, Менә шулай тәбәнәк, Менә шуның киңлеге, Менә шуның тарлыгы.
Ак калач, ак калач, Теләгәнеңне сайлап кач!
Бала үз урынына берәүне сайлап чыгара да түгәрәктәгеләргә кушыла. Уен-җыр шулай дәвам итә.
Уртада 5-6 урындык тора, урындыкларга түбәтәйләр куела. Балалар урындыклар тирәли басалар һәм , көй башлануга, җиңелчә йөгерә башлыйлар. Көй туктауга, түбәтәйләрен кияләр, шул арада урындыкларга утырып өлгерергә тиешләр. Кем урынсыз кала, шул уеннан чыга. Икенче мәртәбә уйнаганда. Уртада өч урындык кала, уйнаучылар саны артыграк була. Соңга таба бер урындык калдыралар. Шулай итеп, иң игътибарлы, җитез бала билгеләнә.
Балалар, парлашып, бер бер артлы басалар. Бер бала парсыз кала, ул алга чыга. Кушымтаны җыр таганда, бачачар кулларын бер-берсенә тотынган килеш өскә күтәрәләр (күпер ясыйлар). Шул вакытта парсыз бала күпер аркылы чыга һәм үзенә ошаган баланы сайлый. Уен дәвам итә.
Агыйделнең суларында Ак чиләгем күмелде.
Әйдә, дустым, безнең якка, Безнең яклар күңелле. Кушымта:
Зәңгәр чәчәк жыя-җыя, Зэңгэрләттем кулымны. Бергә-бергә уйныйк әле, Бир дускаем, кулыңны.
Балалар түгәрәккә басалар. Ике бала уртага чыгып баса. Алар уенны алып баручылар һәм җыр башлаучылар булалар. Балалар салмак көйгә түгәрәк буйлап җырлап әйләнеп йөриләр. Җыр эчтәлегендә нәрсә турында сүз барса, шул хәрәкәтне бергәләп башкаралар:
Әйт, күгәрчен, син генә, Яшь кызлар ничек йөри?
Ул шулай да, ул болай,
Яшь кызлар йөри шулай.
Балалар яулык очларын тотып йөриләр.
Әйт, күгәрчен, син генә,
Куян кебек сикереп йөриләр.
Куяннар ничек йөри?
Ул болай да, ул шулай, Куяннар шулай йөри.
Әйт, күгәрчен, син генә, Үрдәкләр ничек йөри?
Ул болай да, ул шулай,
Үрдәкләр шулай йөри.
як-якка янтаеп, алпан-тилпән йөриләр.
Балалар түгәрәк уртасына бер бала сайлап чыгаралар. Үзләре кулга-кул тотынышып, түгәрәк байлап жырлап йөриләр:
Без йөрибез әйләнеп,
Син уртада, Миңлебай,
Син нишләсәң, ни кылансаң, Без кыланырбыз шулай.
Кырыйдагы бачачар туктап калалар, уртадагы бала, җырлый-җырлый, нинди дә булса, хәрәкәт күрсәтә:
Бер болай, бер болай,
Иә, кылыныгыз шулай.
Балалар аның җырын, ул ясаган хәрәкәтләрне кабатлыйлар:
Бер болай, бер болай,
Моны эшләү бик уңай.
Уртадагы бала түгәрәктән берәүне уртага чыгара да, бергә әйләнеп, үзе аның урынына баса.
Уртага кыз бала чыгарылса,түбәндәгечә әйтәләр:
Без йөрибез әйләнеп,
Син уртада, матуркай.
Син нишләсәң, ни кылансаң, Без кыланырбыз шулай.
Уен шулай дәвам итә.
Бу уен күбесенчә кыз балалар тарафыннан уйнала. Кызлар бер урынга түгәрәкчәнеп басалар һәм бер кеше яулык җыючы итеп сайлап куялар. Ул уртага чыгып баса да:
Талым, талым, талчыбык, Уртасында бал чыбык,
Ал яулык, гөл яулык,
Бир син миңа бер яулык, -
дип, такмаклый-такмаклый, барлык кызлардан да яулык җыеп чыга. Җыеп бетергәч, яулык хуҗаларына берәм-берәм җәза бирелә. Җәзадан соң уен тагын яңадан башлана.
Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәркәт итеп җырлыйлар. Җырларда уртадагы баланың укуда, хезмәттә, җыр-биюдә булган сәләте, уңганлыгы мактала:
Бу бик яхшы биюче, Бу бик яхшы биюче, Аның биюе матур, Аннан үрнәк алыгыз.
Җырдан соң түгәрәктәгеләр туктап калалар, кул чабып, такмак әйтәләр:
Кәрия-Зәкәрия, коммая, Кәрия-Зәкәрия, коммая, Кәри комма, Зәкәр комма,
Бу вакытта уртадагы бала бер иптәшен алып әйләнеп тора. Әйләнеп туктагач, чакырган иптәшен калдырып, түгәрәккә баса. Тагын җыр башлана:
Бу бик яхшы җырлаучы, Бу бик яхшы җырлаучы. Аның җырлавы матур, Аннан үрнәк алыгыз.
Шулай йөзүче, укучы, буяучы һ.б. дип төрлечә әйтеп, җырлап-биепуенны дәвам итәләр.
Балалар түгәрәк ясап басалар. Кулларын артка куялар. Санамыш ярдәмендә яулык салучы билгеләнә. Аның кулында кулъяулык. Ул, түгәрәктән чыгып, шушы сүзләрне җырлап йөри:
Кулъяулыгым яшел, яшел,
Яшел чирәм астында. Сиздермичә ташлап китәм Бер иптәшем артына.
Сүзләрне әйткәндә, бер баланың уч төбенә кулъяулыкны калдырып китә. үзе түгәрәк эченә кереп баса. Кулъяулыклы бала, тиз генә артка чыгып,
сүзләрне әйтә-әйтә, уенны дәвам итәргә тиеш. Әгәр ул тоткарланып торса яки кулъяулык салганны сизмәсә, аңа җәза бирелә.
Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәккә басалар. Түгәрәк уртасына кереп, бер бала чүгәли Ул — "куян ". Куян, бер кулын иягенә куеп, моңаеп утыра. Түгәрәктәгеләр җырлый-җырлый әйләнәләр:
Ак куянга ни булган,
Әллә инде авырган? Иптәшен дә табалмый, Урыныннан да торалмый, Куян, куян, син сикер, Иптәшең табып китер!
Куян биленә таянып сикерә башлый. Аннан бер иптәшен уртага алып әгаәнәләр дә, чакырылган бала куян булып кала. Уен шулай дәвам итә.
Балалар кулга-кул тотынышып, түгәрәкләнеп баесалар. Бер бала (Халидә) уртада кала. Түгәрәктәгеләр, әйләнә буенча бер якка хәрәкәт итеп, җыр җырлыйлар:
Чәчәкләр үскән болында Җырлыйбыз әйлән-бәйлән. Халидә, Халидә,
Әйләнәсең кем белән?
Халидә бер иптәшен уртага ала (Әминә). Җыр тагын кабатлана:
Әминә, Әминә, Әйләнәсен кем белән?
Шул рәвешчә уртага 5-6 бала җыелгач, уртадагылар түгәрәкләнеп басалар да, кырыйдагыларга капма-каршы юнәлештә хәрәкәт итеп, барысы бергә җырлыйлар:
Син каласың уртада.
Хәрәкәт туктала. Уртадагылыр күмәк рәвештә бер яраткан җырларын башкаралар. Аннан соң, Гөлнарадан башкалары кырый түгәрәккә басалар, һәм уен яңадан башлана.
Без-без, без идек.
Без-без, без идек,
Без унике кыз идек;
Базга төштек бал каптык, Келәткә кердек май каптык;
Тимер туп,
Авызыңны ач та йом!
М-м-м
Балалар уен сүзләрен көйләп әйтәләр, аннары, берьюлы авызларын йомып, җиңелчә, күңелле көйгә төрле шаян хәрәкәтләр ясыйлар. Кем көлеп җибәрә, шул уеннан чыга һәм җәза үтәргә тиеш була (җырлый, бии, сорауларга җавап бирә н.б.).
Балалар түгәрәк ясап басалар. Өлкәннәрдән берәү уенны оештыручы була. Ул, кулына бер башмак алып (башмак уйнаучы балаларның аяк размерыннан зуррак булырга тиеш), уртага баса. Җырлый:
Төрле һөнәр беләбез,
Матур итеп тегәбез;
Асыл төсле җепләр белән Башмак башын чигәбез.
Балалар аңа каршы, түгәрәк буйлап йөреп, җыр җырлыйлар:
Әй, башмакчы, башмакчы, Үзең оста такмакчы.
Син җырлама такмагын,
Бир кияргә башмагын.
Балалар җырлап бетергәч, алып баручы башмакны ике бала арасыны куя һәм аларның иңнәренә кагыла. Ике бала ике якка түгәрәк буйлап йөгереп китәләр. Кем беренче килеп җитә, шул башмакны кия. Ул башмакчы була.
Уен яңадан башлана.
Балалар, бер-бер артлы тезелеп басачар. Марш астында атлап баралар. Урманга килеп кергәч. . лирик көй тыңлана. Балалар, таралышып, салмак хәрәкәтләр ясап, җиләк җыялар, җырлыйлар:
Тиз-тиз итеп савытыма Эре җиләкләр җыям. Аларны йә киптерәм, Иэ татлы каклар коям. Монда җиләк күп икән, Аю-бүре юк микән?
Соңгы юлны әйтүгә, "аю" белән "бүре" килеп чыга да балаларны куа башлый.
Балалар, аллы-артлы парлашып, түгәрәк ясап басалар. Бер бала парсыз кала. Ул уртада басып тора. Бию көе уйнала. Шул вакытта эчке якта торган балалар түгәрәк ясап җитекләшәләр һәм бию көенә әйләнәләр. Шулай бераз әйләнгәннән соң. көй кинәт кенә туктала һәм эчке яктагылар тышкы якта басып калган балалар белән парлашалар. Бер бала тагын парсыз кала. Ул, уртага чыгып: "Мин кем? " — дип кычкыра. Иптәшләре аңа: "Ачык авыз син!" — дип җавап бирәләр. Аннан соң "ачык авыз "ның бер әйбере алына. Уен шулай кабат-кабат уйнала, һәм "ачык авыз "лар биш-алтыга җиткәч, аларга җәза бирелә.
Уйнаучылар, ике түгәрәк булып, кулга-кул тотынышып басалар. Уен башлангач, алар әкрен генә җырлап әйләнә башлыйлар. Эчтәгеләр сәгат теле уңаена, ә тыштагы түгәрәк аңа каршы хәрәкәт итә. Җырның бер куплеты беткәч, барысы да туктап калалар. Ике түгәрәктәге уенчылар да бер-берсенә йөз белән борылып басалар, кулларын кысышалар: бер-берсе белән танышалар. Уйнаучылар танышып беткәнче, уен шулай дәвам итә.
Күрсәт әле, үскәнем.
Балалр түгәрәк ясап басалар һәм бер баланы уртага чыгаралар. Күмәк җырлап әйләнеп, уртсдагы балага төрле эшләр кушалар. Уртадагы бала кушылган эшне башкара. Кырыйдагылар да: "Менә шулай, менә шулай",-дип, ул эшләгән эшне кабатлыйлар. Эш кушу өчен түбәндәге җыр-такмаклар файдаланыла:
- Күрсәт әле, үскәнем, Ничек кошлар очалар?
- Менә шулай, менә шулай, Шулай кошлар очалар.
- Күрсәт әле, үскәнем, Ничек йөри аюлар?
- Менә шулай, менә шулай, Шулай йөри аюлар.
- Күрсәт әле, үскәнем,
Ничек чаба поездлар?
- Менә шулай, менә шулай, Шулай чаба поездлар.
- Күрсәт әле, әскәнем, Ничек сикерә куяннар?
- Менә шулай, менә шулай, Шулай сикерә куяннар.
Балалар, кулга-кул тотынышып, бер сафка басалар. Берсе "бакча каравылчысы итеп билгеләнә. Ул балалар алдында басып тора. Каршы яктан бер бала "көтүче " булып килә. Җырлый:
- Әй, әбекәй, Гөлбаһар, Синең артта ниләр бар?
- Шалкан белән торма бар.
- Берсен миңа бирсәнә!
- Көчен җитсә тартып ал!
Көтүче балаларның берсен тотып үз ягына тарта башлый, ә "әби " аның юлына каршы чыгып йолкытмаска тырыша.
"Шалкан-тормалар " берсенә берсе нык тотынышканнар, ычкынмаска, иптәшен дә ычкындырмаска тырышалар. Шулай берәм-берәм йолкып алып бетергәнче уен дәвам итә.
Балалр түгәрәк ясап бас тар. Тәрбияче алып баручы була. Берничә балага "чәчәк" исеме кушыла, һәм аларга шул чәчәктән ясалган башлык бирелә:
Без йөрибез болында,
Чәчәкләр бик күп монда.
Матур чәчәк җыябыз,
Ал кирәк, гөл кирәк,
Безгә нәфис гөл кирәк.
Энҗе чәчәк, кил әле,
Бер елмаеп көл әле.
Энҗедәй чәчәк атам мин
Яз көнендә урманда.
Миңа берни дә кирәкми
Энҗе чәчәк, күр әле!
Такыя итеп үр әле!
Энҗе чәчәк чүгәләп утыра. Уен башка чәчәкләр исемен кушып дәвам итә. Исеме аталган нәр чәчәк уртага чыгып утыра. Шулай итеп, такыя үрелә.
Кечкенә көнбагыш кебек Чәчәк булам мин үзем. Таҗларымны санап кара, Әгәр булсаң бик түзем.
Арыш арасында үсәм,
Зәп-зәңгәр чәчәк атам.
Зәңгәр күкле, чат кояшлы
Аяз көнне яратам.
Такыя үрелеп беткәч, такыя бер якка, түгәрәктәге балалар икенче якка әйләнеп җырлыйлар:
Без йөрибез болында,
Чәчәкләр бик күп монда.
Матур чәчәк җыйдый без,
Такыялар үрдек без.
Балалр парлашып, бер-б р артлы тезеләләр. Бер бала парсыз, ул уенчылыр каршысына чыгып баса. Балалар, җырлый-җырлый, баскан җирдә аякларын-кулларын хәрәкәтләндерәләр:
Наза дигән кыз баланың
"Наза" дигән уенны без Уйныйбыз чын күңелдән. Кушымта:
Наза матур кыз бала.
Наза тырыш, уңган бала, Зирәк, акыллы бала.
Кушымтаны җырлаганда, парсыз бала каршыдагы уенчылар арасыннан биеп үтә, үзенә пар сайлый, һәм алар икенче башка барып басалар. Парсыз калган бала уенны дәвам итә.
Бер бала уртага чыга. Башка балалр аның тирәсендә бер түгәрәк ясап, кулга-кул тотынышып, нардуган җырын җырлап әйләнәләр:
Син уртада, без кырыйда, Әйләнәбез, нардуган,
Син нишләсең, ни кылансаң, Мин дә шуны булдырам!
Җыр беткәндә, уртадагы бала нинди дә булса бер хәрәкәт ясый, түгәрәктәге балалар шул хәрәкәтне кабатларга тиешләр. Кем шуны булдыра алмый, уртадагы бала үз урынына аны чыгара да, уен баштагыча дәвам итә.
Бу дустың белән күреш.
Балалар, кулга-кул тс пынышып, түгәрәккә басалар һәм , җырның эчтәлегенә әйтелгән ? әрәкәтләрне ясап, "'Сандугач-күгәрчен " көенә җырлап әйләнәләр:
Бер монда, бер монда,
Кыен эш түгел бер дә.
Башың аска иеп ал,
Кул бармагың янап ал,
Бер монда, бер монда,
Кыен эш түгел бер дә.
Бу дустың белән күреш,
Бу дустың белән күреш,
Йә иптәш, йә, әйлән,
Бик кыен түгел буэш.
Жырга туры килгэн хэрэкэтлэр эшлилэр.
Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәктә йөриләр һәм такмак әйтәләр:
Бу аланда чәчәкләр күп, Кыймыйм ләкин өзәргә. Әминә, Гөлфия,
Әйдә әле биергә.
Бу аланда чәчәкләр күп, Без аларга тимибез,
Әйдә бергә биибез.
Исеме әйтелгән балалар, уртага чыгып, бергәләп әйләнәләр һәм икесе дә кырыйдагы балалар арасыннан берәр балалның каршына килеп башларын ияләр. Уен әлеге балалрның исемен әйтеп дәвам итә.
Бүген кемнең туган көне?
Балалар, кулга-кул тотъ нышып. Түгәрәк ясыйлар. Бер бала (туган көне булган бала) уртага чыга. Уйнаучылар, җырлый-җырлый, бер якка таба әйләнәләр, ә уртадагы бала түгәрәк эчендә каршы якка йөри. Тәрбияче балалар белән бергә җырлый:
- Бүген кемнең туган көне?
Нигә кояш елмая?
- Белдек, белдек, Гөлсинәгә
Бүген алты (3, 4, 5) яшь тула.
Ничек матур киенгән! Сәламәтлек, бәхет, шатлык Телибез чын күңелдән.
Икенче куплетны җырлаганда, балалар туктап, кул чабып торалар, Гөлсинә бии.
Уйнаучылар көй астында - зур түгәрәктә, ә уенны алып баручы түгәрәк уртасында бию хәрәкәтләре ясап әйләнәләр. Көй туктауга, уенны алып баручы бер бала янына килә дә: "Яулыгымны ал, кесәңә сал",- ди. Балалар:
"Бер, ике,өч, дүрт, биш, тотарга тырыш!",-диюгә, бала уенны алып баручыны тотарга һәм яулыкны аннан атырга тырыша.
Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге Лениногорск шәһәренең “4нче балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе
Татар халык музыкаль уеннары аша балалар ны татар халык йолалары, бәйрәмнәре белән таныштыру.
(Төзеде музыка җитәкчесе
Гиззатуллина Регина Ригель кызы)
Балалар арасында иң яратып уйнала торган уеннар - хәрәкәтле һәм музыкаль халык уеннары, минемчә. Халкыбызның гореф- гадәтләре, йолалары, тормыш – көнкүреш чагылыш тапкан бу уеннар балаларда өлгерлек, тапкырлык, ярдәмләшү, шулай ук кешелеклелек, шәфкатълелек, сабырлык, сәнгатьле башкару кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли. Музыкаль уеннар ярдәмендә бала тырыш, сәләтле, көчле нык ихтыярлы булып үсә. Кечкенә вакытта алынган хәрәкәтле музыкаль уен күнекмәләре нәниләргә әйләнә- тирә мөхит белән тирәнрәк танышырга ярдәм итә. Халык уенары – җитезлеккә, көчкә, зирәклеккә сынау ул.
Музыкаль һәм хәрәкәтле уенннарны балаларны тәрбияләүдә иң мөһим алыштыргысыз чара булуын XX гасырның 20нче елларында, әле татар балалар бакчалары барлыкка килә генә башлаган вакытларда ук, татар педагоглары да билгеләп үткән. Тәрбияче, үзе балалар бакчалары оештырган һәм шуңа җитәкчелек иткән Зөһрә Салихова уеннарга иң беренче чиратта сүз байлыгын арттыру чарасы буларак караган һәм уеннарның балаларның яшь узенчәлекләренә туры килү принцыбын күз алдында тотып эшләгән.Ул:- “Балаларның шигыр, җыр, уен музыкалары һәм һәрбер эшләре яшьләренә, телләренә күрә сайланып эшләнгән булырга тиеш. Баланың әхлагы да тиз формалашып китә торган чак- җиде яшькә кадәр булган вакыт. Җидедән соңга калган бозык табигатьле балаларны төзәтү бик кыен була, димәк, өлкәннәр, соңга калмыйча бигрәк шул вакытка тырышлык белән баланың рухын (психологиясен)ныклап өйрәнергә тиеш була”,- дип яза һәм балаларнын алдагы гомерендә танышачак куп нәрсәләрне уеннар, шигырь, җырлар аша күңеленә сеңдерергә мөмкин дип саный. Чыннан да, уеннар тирә- юньне, дөньядагы күренеш һәм предметларны аңлауда, аларны дөрес кабул итүдә иң төп чараларнын берсе булып тора. Бала иң беренче эш күнекмәләрен дә нәкъ менә уеннар аша ала. Бу яктан караганда уеннарның әһәмияте кимеми. Киресенчә, вакытлар үтү белән арта гына бара.
Уен ул- гасырлар буена үскән, камилләшкән тәрбия чарасы. Кешелек җәмгыяте үсү белән, уеннар да катлаулана һәм камилләшә бара.
Уеннар элек- электән күңел ачу чарасы гына булып калмыйча, иң беренче чиратта тирә- юньне, дөньяны танып белүдә, тормышның иң кирәкле булган белем һәм күнекмәләрне үзләштерүдә дә зур роль уйнаган. Шуңа күрә уеннарда иң беренче чиратта бабаларыбызның эш- гамәлләре, һөнәри эшчәнлекләре чагылыш тапкан. Шул ук вакытта, бу уеннарга карап, халкыбызның күңел көзгесен күз алдына китерергә, уй кичерешләрен белергә дә мөмкин.
Уеннар күптөрле: хәрәкәтле, сюҗетлы- рольле, музыкаль, дидактик уеннар, үстерешле танып белү уеннары һ.б.
Үземнең музыка эшчәнлегендә татар халык җырлы- биюле, хәрәкәтле уеннар зур урын алып тора.Уенны оештыруга җитди әзерләнәм. Аларны заман таләпләрен исәпкә алып планлаштыру, кызыклы, нәтиҗәле итеп үткәрү өчен төрле методлар уйлап табам. Музыкаль уеннар кызыклырак итеп оештырылса, аларның файдасы да зуррак була. Уен ярдәмендә оялчан, үз эченә бикләнгән балаларны да “уятырга” мөмкин. Уендагы текстка, җырга кушылып, аның кагыйдәләрен үтәп, я булмаса ниндидер роль башкарып, бала үз көченә ышанырга, эшләгән эшенә бәя бирергә өйрәнә, башкаларның хәленә керә белү, ярдәмләшү, игътибарлык кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә.
Җырлы- биюле уеннар баланың һәрьяклы үсешендә билгеле бер чара булып тора. Балалар җырлы- биюле уеннарны бик яратып башкара. Татар халык музыкаль уеннарын өйрәтү һәм аңа мәхәббәт тәрбияләү балаларның милли үзаңын үстерә, музыканы эмоциональ кабул итәргә, эстетик яктан танырга, матурлыкны күрә белергә өйрәтә, татар күнегүләре ярдәмендә халыкка хас сыйфатлар да тәрбияләнә.
Җырлы-биюле уеннарда музыка, җыр, такмак хәлиткеч роль уйный. Көй уен хәрәкәтләре белән тәңгәләшә, җыр һәм такмакларның эчтәлеге хәрәкәтләр белән иллюстрацияләнә. Җырлы-биюле уеннарны анализлау шушыны күрсәтә: алар күп гасырлар дәвамында йола бәйрәмнәре вакытында зурлар тарафыннан уйналып килгән һәм соңга таба нәниләр репертуарына күчкән.
Бакчабызда үткәрелеп килгән “Сөмбелә”, “Каз өмәсе”, “Нәүрүз”, “Сабантуй” татар халык милли бәйрәмнәре җырлы- биюле музыкаль уеннан башка үтми. “Күрсәт әле үскәнем”, “Төсле яулыклар”, “Зәңгәр чәчәк”, “Куш кулым”, “Эх, зилем зиләле” җырлы- биюле татар халык парлы уеннарын балалар аеруча да яратып башкара. Монда минем “Җырлап- биеп уйныйбыз” дип исемләнгән, һәр яшь өчен аерым чыгарылган 5 диск- аудиокулланма ярдәмгә килә. Бу дискларда яшь үзенчәлекләренә карап, 50 татар халык җырлы-биюле уены урын алган.
Шулай ук “ Чәбәк-чәбәк итә ул”- “Ладушки” : Балалар бакчаларының иң кечкенә беренче hәм икенче төркемнәре өчен җырлар, уеннар, музыкаль әсәрләр тупланган китап белән еш кулланам. Бу китапта да татар халык музыкаль уеннары, сынамышлары, юаткычлары, җырлары урын алган.
Балаларыбызга музыкаль, җырлы- биюле уеннар аша татар халык традицияләрен өйрәтүне үземә максат итеп куйдым һәм анын өстендә эшлим. Татар халык йолаларын бәйрәмнәребездә балаларга тулырак өйрәтү максаты белән, татар халык бәйрәмнәренә проектлар төзим. Проек 1 айга каралган һәм проектта ата-аналарнын, тәрбияченен һәм музыка җитәкчесенен берлектә, киңәшләшеп эшләве зур роль уйный.
“ Күрсәт әле, үскәнем” уены.
Уен балаларның хәзерге заман хикәя фигыльләрнең 3 зат күплеген куллану күнекмәләрен ныгыту, кыргый һәм йорт хайваннарына хас билгеләрне күрсәтергә өйрәтү максатыннан чыгып оештырыла.
Уенның эчтәлеге: Балалар түгәрәк ясап басалар һәм иптәшләреннән берсен уртага чыгаралар да, күмәк җырлап әйләнеп, уртадагы балага төрле эшләр кушалар. Уртадагы бала кушылган эшне башкара. Кырыйдагылар да: “Менә шулай, менә шулай”, дип, ул эшләгән эшне кабатлыйлар. Эш кушу өчен түбәндәге такмаклар файдаланыла:
Место проведения праздника: на игровой площадке.
Оборудование для игр: мешки,шест,горшок, ложки, ведерки и коромысла, канат, вышитые полотенца.
Участники: педагоги, дети, родители, гости, Незнайка, Камырша, Батырша.
Ход мероприятия
Ведущий: Сабантуй - это самый любимый, самый веселый татарский народный праздник. Его отмечают не только татары,но и все народы многонационального Татарстана.
Ребенок 1:
На веселый Сабантуй
Мы позвали всех друзей.
Будем вместе веселиться,
Заходите поскорей!
Ребенок 2:
На веселом Сабантуе
Даром времени не трать,
Хорошо на Сабантуе
В игры разные играть!
Звучит песня “Сабантуй”
Незнайка: Здравствуйте, ребята. Здравствуйте,дорогие гости. На какой праздник вы здесь собрались?
Ведущий: Здравствуй, Незнайка. Разве ты не знаешь? Мы собрались на самый веселый татарский национальный праздник “Сабантуй”.
Незнайка: а что такое “сабантуй”?
Ребенок 3: слово “сабантуй” переводится с татарского языка как праздник плуга. Он проводится после завершения всех весенне-полевых работ,весеннего сева. На этом празднике люди соревнуются в выносливости,силе и ловкости.
Незнайка: а можно и мне поучаствовать в вашем празднике?
Ведущий: конечно, Незнайка. Сабантуй - это праздник друзей!
Будем мы соревноваться,
Будем свами мы играть,
Кто сильнее, кто быстрее
Сможем мы сейчас узнать.
1 соревнование “Перетягивание каната”
Дети делятся на две команды, в одной из которых участвует Незнайка. Незнайка радуется участию в соревновании.
Ведущий раздает небольшие призы детям и Незнайке за участие в соревновании.
Звучит музыка “Чума урдэк, чума каз”. Дети играют в татарскую национальную игру.
2 соревнование “Разбей горшок”
Ребенок 4.
Я к горшочку подойду,
В руки шест сейчас возьму,
И с закрытыми глазами
Я ударю по нему!
Дети по очереди с завязанными глазами бьют шестом по горшочку. Незнайка с удовольствием участвует в соревновании. Все участники получают призы.
Звучит татарская танцевальная музыка, дети играют в игру “Без, без,без идек…”
На празднике появляются Камырша и Батырша.
Батырша:Исәнмесез, балалар!
Камырша: Исәнмесез, кунаклар!
Балалар: исэнмесес, Камырша и Батырша. Приглашаем вас на наш Сабантуй.
Батырша: мы будем очень рады поучаствовать на вашем празднике.
Ребенок 5: Мы на праздник Сабантуй всех друзей собрали.
Заходите поскорей, вместе будет веселей!
3 соревнование “Бег в мешках”
Песня с элементами игры “Күрсәт әле, үскәнем”
Ребенок 6:
Посмотрите, это ложка,
В ней устроилось яйцо,
Пробегись-ка по дорожке,
Только не разбей его.
4 соревнование “Перенеси яйцо в ложке”
Ребенок 7:
Әйдә,килегез тизрәк,
Ясыйк матур түгәрәк,
Безгә кунаклар килгән,
Уйныйк,җырлыйк бергәләп!
Татарская песня с элементами игры “Кәрия-Зәкәрия”
5 соревнование “Донеси воду, не пролив”
В соревновании участвуют только девочки. Они парами несут воду в ведрах на коромысле. Из пары побеждает та участница, которая первой добежит до финиша, не пролив воду.
Участники соревнования получают призы.
Ребенок 8:
Скорей вставайте, дети в пары,
Будем петь и танцевать.
Песни музыка зовет
Нас в веселый хоровод.
Ведущий:
Ты мой друг и я твой друг,
Встаньте, дети, в тесный круг,
Вместе весело станцуем,
Ты мой друг и я твой друг.
Танец парами “Уң ягымда дустым бар. ”
6 соревнование “Борьба “
В соревновании принимают участие только мальчики. Первыми бороться выходят Камырша и Батырша. Все участники соревнования получают призы.
Праздник завершается татарским танцем с участием Камырши, Батырши и родителей. Звучит татарская национальная песня “Әпипә”.
Ведущий: Вот и подошел к концу наш веселый праздник, всем желаем здоровья, счастья и побольше радостных дней. До свидания.Сау булыгыз.
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение
Спасского района РТ
Сценарий мероприятия
Воспитатель по обучению
Цель: Возрождение народных традиций, обычаев, обрядов;
Задачи мероприятия:
- воспитание у детей уважения к народной культуре;
- приобщение детей к народным традициям;
На сценеубранство деревенской избы: стены украшены изделиями татарского и русского декоративно – прикладного творчества; на столе – узорчатая скатерть, самовар, пиалы; вдоль стены стоят лавки; на полу лежит ковер.
Костюмы татарские и русские.
кольцо, баян, гармонь, курай, каравай, чак – чак и. т. др.
Звучит татарская мелодия.
Чем дальше в будущее входим,
Тем больше прошлым дорожим.
И в старом красоту находим,
Хоть новому принадлежим.
Добрый день, дорогие друзья!
Сегодня мы вас приглашаем на аулак ой - посиделки.
(Издалека слышатся звуки русской гармони. В избу входят дети мальчики и девочки в русских костюмах).
1-й рус.мальчик: Здравствуйте, земляки, добрый вечер! Услышали мы, что здесь сегодня аулак ой и решили навестить вас. Примите нас?
1-й тат.мальчик: Добро пожаловать, гости дорогие! Проходите, всем места хватит!
1-я тат.девочкака: Мы сегодня будем петь и танцевать,своими талантами удивлять.
2-я тат девочка: Раз уж мы собрались,давайте поиграем!
Исполняется русско-татарская народная перепляс.
А теперь, гости, сяду рядышком на лавке,
Вместе с вами посижу,
Загадаю вам загадки,
Что вниз вершиной растет? (Сосулька).
Один говорит, двое глядят, двое слушают, что это? (Рот, глаза, уши).
Иголки есть, а шить не умеет. (Еж).
3-я тат дев:А теперь я вам загадаю:
Ул кечкенэ,йомшак,матур,сот ярата, тычкан ярата? (песи)
Тат.ведущая: Хорошо наши гости загадки отгадывают, а теперь спойте нам что – ни будь.
Эй, сударушки – вострушки,
(Играет гармонь. Исполняют песню дети в рус. костюмах).
Рус.ведущая: А показать вам игру русскую народную?
2-я тат.девочка: А теперь мы сыграем татарскую игру. И вас приглашаем гости дорогие!
Рус.ведущая: Все мы живем в Татарстане, несмотря на различие языков, обычаев, традиций, объединяет стремление жить в мире и согласии, желание быть счастливыми.
Собирайтесь в хоровод.
Всех друзей он в круг зовет.
Любил русский народ сочинять и рассказывать всякие дразнилки и небылицы. Небылица – это шуточный рассказ о том, чего не может быть и не бывает на свете. Их рассказывали на посиделках, чтобы развеселить народ и поднять настроение.
А вот вам наши небылица!
1. Чепуха, чепуха,
Это просто враки!
Куры съели петуха, -
2. Сидит ежик на березе -
На головке сапожок,
На ноге фуражечка.
Рус.ведущая: Вот такие смешные небылицы придумывали наши прабабушки и прадедушки на посиделках.
А сейчас послушайте русские потешки!
(Выходят дети и разыгрывают диалоги, сопровождая игровыми движениями).
1)Девочка и мальчик:
- Сынок, сходи за водицей на речку.
- Сынок, иди кашу есть.
- Ну, что ж, коль мать зовёт, надо идти.
2)Девочка и мальчик:
- Фома, что из леса не идёшь?
- Так веди его сюда!
- Да он меня не пускает.
Тат.ведущая: А вот на татарском потешки называются такмаклар
Ниг к саумыйсыз? 2-й тат.мальчик:
тчегез ккй салган,
Ниг чыгып алмыйсыз?
1-я тат дев:-Шуннан?
1-й тат мал:-Утырган да шуган.
2-я тат дев:-Шуннан?
2-й тат.мал:-Кишер белн суган.
Дев все вместе:-И-и малайлар чплектге калайлар. (смеются)
Тат.ведущая: Какие интересные потешки, небылицы. Спасибо вам,рэхмэт сезгэ балалар.
(Юля, предлагает рисовать с бусами)
1-й тат мал: -Юк,зем ген ырламыйм, малайлар белн ырлыйм. йдгез, малайлар,берг ырлыйк ле!“Эх, сез матур кызлар!” .
Тат.ведущая: Играми да плясками сыт не будешь. Славится наш народ
гостеприимством да угощением знатным. Мы вас к чаю приглашаем.
Рус.ведущая: “С чая лиха не бывает!”
Так в народе говорят.
Чай - здоровье, всякий знает,
Пей хоть пять часов подряд.
(дети подходят к столу и угощают друг друга национальными блюдами)
Дети все вместе:
Мы делились новостями,
Мы старались вас развлечь,
Мы прощаемся с гостями.
Говорим:ВСЕ хором: до новых встреч!
Сау булыгыз! (дети выходят с зала)
Читайте также: